

Алтаховларда 13нче сабый туган.
Алтаховлар гаиләсендә 13нче сабый дөньяга аваз салган. Нәни кызчыкның алты апасы булган инде, ул 7нче кыз булып туган, дип хәбәр итте Башкортстанның дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле.
Республиканың Зилаер районы Юлдыбай авылын да гомер итүче Гайрифа һәм Байгоныс Алхатовлар янә яшь әти-әни булдылар. Күп балалы гаиләдә туган кызга Сауле дип исем кушканнар.
Гаиләдә инде Балҗан, Руслан, Рөстәм, Мөхәммәт, Ерлан, Мәрьям, Нурия, Сабия, Фатыйма, Сафия, Ибраһим, Имран кебек матур исемле балалар тәрбияләнә. Мондый зур гаиләләр “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында аеручы зур игүтибарга лаек.
Туу турындагы таныклыкны рәсмиләштерү өчен читтән торып күп балалы ата-аналар «Бала туу» суперсервисыннан файдаланырга карар кылган.
Зилаер районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Кашкарова бәхетле ата-аналарга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп, туу турында таныклык һәм яңа туган бала бүләген шәхсән үзе тапшырды. "Гаилә – бездә булган иң затлы байлык. Анда һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт булсын", – дип котлады күп балалы гаиләне Владимир Спеле.