Милли проектлар
25 август 2025, 03:55

МАХ белән “дуслаштык”

Актив теркәлү бара.

МАХ белән “дуслаштык”МАХ белән “дуслаштык”
МАХ белән “дуслаштык”

Актив теркәлү бара.

 

Узган атнада башкортстанлылар да  Президент Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән Мах яңа милли мессенджерында актив теркәлә башлады. Кушымта чит ил платформаларына бәйсез рәвештә эшләүче популяр мессенджерларның илебез аналогын булдыру буенча санлы суверенитет дәүләт стратегиясенең бер өлеше буларак барлыкка килде.

Башкортстанда яңа мессенджерда беренче булып үз каналын Радий Хәбиров ачты. «Яңа каналда мөһим яңалыклар белән уртаклашачакмын, безнең идарә командасы кабул иткән карарлар, республиканың ничек яшәве һәм яхшы якка ничек үзгәрүе турында сөйләячәкмен», – дип уртаклашты республика башлыгы язылучылар белән. Беренче тәүлектә генә дә Башкортстан Башлыгы каналына 5600 кеше язылды. Шул ук вакытта ул үзенең элеккеге мессенджерларында элемтәдә кала. Ә барлыгы 18 миллионнан артык кулланучы Мах яңа Ватан мессенджерында аны эшләтеп җибәргәннән бирле теркәлгән. Max та «Сферум " коммуникация сервисын интеграцияләделәр, бу бердәм цифрлы белем бирүчегә мөһим адым булды.

Фото: tgstat.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас