

Пионер елларын искә төшерделәр.
«Озак һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек Һәркем өчен» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның Бәләбәй районы «Спутник» балалар лагеренда өлкән буын кешеләре өчен «Пионерия иле, 21 нче гасыр» кабатланмас фестивале узды. Лагерь сменасын ачу тантанасы традиция буенча барабан тавышларыһәм пионер быргысы астында сафка тезелүдән башланды.
Ачык террасада кызыл пилоткалар кигән һәм галстуклар таккан дүрт команда — «Непоседы» («Автонормаль» заводы), «Актив-леди» (халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге), «Послы долголетия» (Приютово Бистәсе), «Компас» (район администрациясе )тезелгән.
Фестивальнең программасы бай һәм төрле иде. Катнашучылар спорт эстафеталарында ярыштылар, иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен күрсәттеләр, пионер җырларын җырладылар һәм шаян речевкаларны искә төшерделәр. «Пионерия иле, 21 нче гасыр " фестивале-үткәнне сагыну гына түгел, бу Пионериянең рухы, аның берләштерү көче, ул биргән илһам һәм алга үсешкә дәртле еллар, якты киләчәккә ышанычы белән бүген дә исән булуын ачык раслау. Ул өлкән буын кешеләренең тормышында якты вакыйгага әверелде, аларга балачак һәм яшьлекнең бәхетле елларын искә төшерде, шулай ук өлкән яшьтә булу озак һәм актив тормыш алып бару өчен киртә булмавын күрсәтте
"Буыннар арасында бәйләнешне саклап калу һәм яшьләргә бәһасез тәҗрибә тапшыру мөһим. Нәкъ менә өлкән буын кешеләре иң яхшы традицияләрне һәм кыйммәтләрне йөртүчеләр булып тора, аларны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк», — дип билгеләп үтте Бәләбәй районы администрациясе башлыгы Азат Сәхәбиев.
Фото: СРК нацпроекты