Милли проектлар
25 август 2025, 04:54

КҮБРӘК КИЛСЕННӘР, КҮРСЕННӘР...

Инфраструктураны үстергәндә генә Башкортстанга туристлар агымы үсәчәк.

КҮБРӘК КИЛСЕННӘР, КҮРСЕННӘР...КҮБРӘК КИЛСЕННӘР, КҮРСЕННӘР...
КҮБРӘК КИЛСЕННӘР, КҮРСЕННӘР...

Башкортстанның табигате искиткеч гүзәл, тарихи һәйкәлләргә, истәлекле урыннарга бай булса да, кешеләр чит төбәкләргә, башка илләргә сәфәр кылуны өстен күрде. Сәбәбе: бүгенге заман кешесенә ял итәргә, кунар, ашар өчен уңайлы шартлар кирәк. Ә бу өлкәгә бездә озак еллар тиешле игътибар бирелмәде. Республика Башлыгы вазифасында эшли башлаган елларында Радий Хәбиров эчке туризмны бик начар хәлдә дигән иде. Һәм үз алдына аны үстерү бурычын куйды. 2023-2024 елларда Башкортстанның туристик тармагы 1,4 миллиард сумлык дәүләт ярдәме алды. Аларның төп өлеше – федераль казнадан.

 

2025 елда туризмны үстерү максатында Башкортстан феде-раль казнадан 267 миллион сум акча алачак. Алдагы 2 елда да шундый ук финанслау каралган. Нәтиҗәдә, әле кайчан гына “кыргый ял итү урыны” булып саналган елга-күл буйлары, тарихи һәйкәлләр күзгә күренеп танымаслык булып үзгәрде: бөтен шартлары булган глэмпинглар, кунакханәләр, спорт мәйданчыклары барлыкка кил-де. Һәм халык бик теләп шунда ашкынды. Үзебезнең ял йортлары очсызрак та, күпкә якын да.

Саннарга күз салсак, Башкортстан былтыр 2 миллион 257 мең турист кабул иткән. Безнең бурыч – бу күрсәткечне елына 3 миллионга җиткерү. Монда, әлбәттә, матбугат, телевидение, радионың да өлеше зур. Мәгълүмат чараларын җәмгыятьнең күзе, колагы дип юкка гына атамыйлар шул. Мисал өчен, безнең “Өмет” гәзитенең быелгы 25 июль санында “Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә” дигән мәкаләм дөнья күргән иде. Шүлгәнташ мәгарәсендәге сурәтләрне ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү уңаеннан язылды ул. Язмам басылып чыкканның икенче көнендә үк танышларым СМС-хәбәрләр җибәреп, Шүлгәнташ турында сорашты: юллары әйбәтме, кунар урыннары бармы, ял итү шартлары ничек? Аеруча мәгарәгә экскурсия, яңа ачылган “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы зур кызыксыну уяткан. Күргәннәрем, алган тәэссоратларым белән ихлас уртаклаштым, үзләренә дә барып күрергә киңәш бирдем. Әйтергә кирәк, кайбер җитезрәкләре инде барып кайтырга да өлгергән. Тәэссоратлары бик яхшы.

– Авылга ялга кайткач, “Өмет” гәзитендә Шүлгәнташ турында язмага тап булдым. Кызыксынып укып чыккач, гаиләбез белән шунда сәфәр кылырга тәвәккәлләдем, – дип язып җибәргән Белорет шәһәрендә шәфкать туташы булып эшләүче Әлфия Галимова. – Иң элек табигатенең матурлыгы сокландырды. Мәгарәгә экскурсия бик мавыктыргыч булды. Ә инде “Шүлгәнташ” музей комплексына килеп кергәч, хәйран калдык. Экспонатлар бигрәк тә балаларга бик тәэсир итте. Мәгарәдә күрмәгән күп нәрсәләрнең күчермәсе анда куелган иде. Музейны карап, Шүлгәнташны яңадан ачтым. Афәрин!

Борай районы Калмык авылында гомер иткән рәссам, элекке хезмәткәребез Кәүсәр Әминевка да Шүлгәнташ турындагы язмам нык тәэсир иткән: “Бөрҗән якларына юлым төшкәне юк иде. “Өмет”тәге мәкаләне укыгач, барып күрү теләгәм туды. Рәссам буларак, борынгы сурәтләрне карыйсы килә. Быел өлгермәсәм, киләсе ел барыбер барачакмын. Миңа “Шүлгән”не ачкан өчен “Өмет” гәзитенә, мәкалә авторы буларак, Рәдис дус, сиңа зур рәхмәт”.

Мондый музей комплекслары тагы да Франция һәм Испаниядә генә бар икән. Алар күптән ЮНЕСКОның аеруча сакланыла торган тарихи-мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Быел Шүлгәнташның да шундый статус алуы – безнең зур җиңүебез.

Бу вакыйганың әһәмиятенә тукталып, Республика Башлыгы Радий Хәбиров болай диде: “Без бу музейны озак, тырышып төзедек. Ерак бабаларыбызның тарихи һәм мәдәни мирасы белән һәркем таныша алсын дидек. Шүлгәнташ мәгарәсен кешелек цивилизациясенең яралу үзәге дип саныйбыз. Ул безнең өчен – республикабызның җаны һәм олы йөрәге”.

Музей директоры Фәүзел Маликов раславынча, Шүлгәнташ – бозлык дәверендә кешеләр эшләп калдырган сурәтләр сакланган дөньядагы бердәнбер мәгарә икән.

Ерак гасырлар төпкеленнән безгә мирас булып калган шушы хәзинәне без күз карасы кебек сакларга, киләсе буыннарга тапшырырга бурыч-лыбыз. Шүлгәнташ республикабызның иң зур туристик үзәгенә әверелеренә шик юк. Хәер, ул бүген инде шулай...

 

ӘЙТКӘНДӘЙ...

Башкортстанда былтыр яңа туристик юнәлешләр ачылды: “Торатау” геопаркында – “Этнокомплекс”, “Янгантау” геопаркында – “Салават җире” тарихи-мемориаль комплекс, Чишмәдә – “Турахан” визит үзәге.

Республикада 600дән артык санаторий һәм кунакханә эшли, аларның 101е – ел әйләнәсенә. Чит төбәкләрдән Башкортстанга ял көннәренә килүчеләр саны былтыр 60 процентка арткан.

 

Рәдис НОГМАНОВ.

КҮБРӘК КИЛСЕННӘР, КҮРСЕННӘР...
КҮБРӘК КИЛСЕННӘР, КҮРСЕННӘР...
Автор:Радис Ногманов
Читайте нас