

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында Миякә районының Кыргыз-Миякә авылы үзәк китапханәсендә “Армия мәдәнияте көннәре” үтте.
Чара Ватаныбыз өчен горурлану хисләре тәрбияләүгә багышланган иде. Укучылар өчен батырлык дәресләре оештырылды. Алар Бөек ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройларына багышланды. Очрашуда катнашучылар үзләренең тәэссоратлары , истәлекләр белән бүлеште.
«Солдатушки — бравы ребятушки» уены иң кызыклысы булды. Балалар хәрби техника, яулар, хәрби хваниелар турындагы белемен күрсәтте. “Сила России – в единстве” китап күргәзмәсендә Русия армиясе тарихы турында белергә була иде. «За мир, за Россию, за будущее» күргәзмәсен махсус хәрби операциягә багышланды.
Чыганак: Администрация муниципального района Миякинский район Республики Башкортостан