Милли проектлар
22 август 2025, 04:05

Кәмәйдә яңа амбулатория

“Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында табиб амбулаториясе ачылачак.

Кәмәйдә яңа амбулаторияКәмәйдә яңа амбулатория
Кәмәйдә яңа амбулатория

Мишкә районының Кәмәй авылында РФ Президенты Владиимр Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында табиб амбулаториясе ачылачак.

Аңа кадәрге булган амбулатория 1950 нче елда төзелгән булган. Ул әлеге таләпләргә җавап бирми башлаган. Канализация юк, бинадагы бөтен кабинетлар да җылынмый.

Яңа амбулатория исә тулысынча заманча таләпләренә җавап бирәчәк. Анда көндезге стационар, прививка ясау, процедура, стоматолог кабинетлары, дарулар саклау өчен аерым бүлмә булачак.

Бу амбулатория 10 авыл халкын хезмәтләндерәчәк. Анда 1100 кеше яши, шуларның 200е – балалар.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас