Милли проектлар
21 август 2025, 06:14

Башкортстанның бу авылларында интернет "очып" тора!

Мобиль оператор Башкортстанның 23 торак пунктын интернетка тоташтырды.

Башкортстанның бу авылларында интернет "очып" тора!Башкортстанның бу авылларында интернет "очып" тора!
Башкортстанның бу авылларында интернет "очып" тора!

  Элемтә операторы Башкортстанның 23 торак пунктын югары тизлекле интернет белән тәэмин итте. Элемтә һәм интернетны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе» милли проекты максатларына туры килә. Көчле интернет Аскын районының Яңа Баһазы һәм Тулгызбаш, Ярмәкәй районында Яңа Шах, Караидел районында Подлубово, Салават районында Идрис, Федоровка районында Покровка һәм башка авылларда барлыкка килде.

- Интернетка керү өчен база станцияләрен урнаштыру «Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0» федераль проекты кысаларында элемтә операторы тарафыннан гамәлгә ашырылды. Әлеге торак пунктлары - халык саны 500 кешегә кадәр булган бәләкәй авыллар. бүгенге заманда  интернетсыз яшәве авыр, ул эштә дә, укуда да кирәк һәм хәзер бу авылларда яшәүчеләр дәүләт хезмәтләреннән файдалана, онлайн укый, яңалыклар белән таныша, якыннары белән аралаша ала, — диде Башкортостан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

ЧыганакБашкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас