Милли проектлар
20 август 2025, 04:30

Янә 23 авыл интернетлы булды

Төпкел авылларда станцияләр төзүче эшкуарларга дәүләт ярдәм күрсәтә.

Янә 23 авыл интернетлы булдыЯнә 23 авыл интернетлы булды
Янә 23 авыл интернетлы булды

Элемтә операторы республиканың 23 торак пунктын интернет белән тәэмин иткән. Хәзер Аскын районының Яңа Багазы һәм Төлгезбаш, Ярмәкәй районының Яңа Шах,Караидел районының Подлуб, Салават районының Идрис, Федоровка районының Покровка авылында һәм 500гә кадәр кеше яшәгән башка авылларда интернет челтәре эшли.
База станцияләре "Мәгълүмат икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе" милли проектының "Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0" федераль проекты чикләрендә урнаштырылган.
Дәүләт программасы чикләрендә кәрәзле элемтә операторларына кече торак пунктларында база станцияләрен төзү өчен тотылган чыгымнарының бер өлеше компенсацияләнә, аларга төзелеш өчен рөхсәт бирү процедурасы гадиләштерелә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас