Милли проектлар
20 август 2025, 04:34

Әшмәнкәдә "Чал сабантуй" үткән

Чарада 10 команда катнашкан.

Әшмәнкәдә "Чал сабантуй" үткәнӘшмәнкәдә "Чал сабантуй" үткән
Әшмәнкәдә "Чал сабантуй" үткән

Благовещенск районының Әшмәнкә авылында урнашкан "ТерраБлага" глэмпингы базасында "Чал сабантуй" үткән. Исәп буенча бишенче тапкыр үткән әлеге чара "Гаилә" милли проект булышлыгында оештырылган.
Чарада республиканың төрле районнарынан килгән 10 команда катнашкан. Алар арасында: Благовещенск, Бакалы һәм Краснокама районнары психоневрология интернаты коллективлары, Благовещенск арматура заводы һәм Благовещенск районы ветераннар советы, Уфа шәһәре командалары катнашкан.
Программада физик күнекмәләр, команда бәйгеләре һәм иҗади биремнәр булган. "Чал Сабантуй" районыбызның матур традициясенә әверелде. Ул үзенә өлкән яшьтәгеләрне берләштерә, бәйрәм һәм аралашу атмосферасы тудыра",- ди Благовещенск район хакимияте башлыгы Анна Карабанова.

Благовещенск район хакимияте сайты буенча.

Әшмәнкәдә "Чал сабантуй" үткән
Әшмәнкәдә "Чал сабантуй" үткән
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас