

Башкортстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре он экспортын шактый арттырдылар, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.
2025 елның җиде аенда Башкортстан Әзербайҗан, Әрмәнстан, Гөрҗистан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанга 14,6 мең тонна он экспортлаган. Бу узган елның гыйнвар-июль айларына караганда 50 процентка күбрәк.
Экспорт онының барлык партияләренең пробалары сынау лабораториясендә тикшерүләр узды. Оныбыз импортер илләрнең таләпләренә тулысынча туры килә, дип белдерделәр күзәтчелек ведомствосында.
Башкортстан ел башыннан 125 мең тонна ашлык, он һәм ярма экспортлаган. Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли проекты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты ил башлыгы Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.