

14-15 август көннәрендә Мәскәүдә «МедиаПритяжение» бәйгесенең финалы узган. Финалга Башкортстанның Стәрлебаш авылы балалар иҗаты йорты методисты Мария Черненко дачыкты. "МедиаПритяжение" - "Яшьләр һәм балалар" милли проекты ярдәмендә беренчеләрдән булып гамәлгә ашырыла торган Русия күләмендәге белем бирү проекты.
"МедиаПритяжение" - ул бөтен Русиядән медиа өлкәсенеңт яшь вәкилләрен берләштерә һәм илһамландыра торган флагман проекты. Бөтен Русиядән 1200гә якын катнашучы журналистика, оператор, монтаж һәм сценарий осталыгы дөньясына чумып, «Русия» милли үзәгендә үзләрен күрсәтү өчен уникаль шанс алды.
Мария Черненко студентлар яше төркемендә, «МедиаНаставник» юнәлешендә катнашты. Бу медиаберләшмә остазы, җәмәгатьчелек фикере лидеры булырга теләүчеләр өчен юнәлеш, үз тәҗрибәләре белән яңа гына эшли башлаган медиатармак вәкилләре белән уртаклашырга һәм шәхси брендын үстерергә теләүчеләр өчен юнәлеш. Финалга эләгү өчен муниципаль, республика һәм округта сайлап алуларны уңышлы үтү таләп ителә - Мария барлык бурычларны да үти.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Стәрлетамак хакимияте.