Милли проектлар
15 август 2025, 04:16

Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә

“Шүлгәнташ”ны ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү, һәм аны саклауда һәм популяштыруга зур мөмкинлекләр ача.

Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдәТәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә
Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә

Башкортстанның Бөрҗән районында урнашкан Шүлгәнташ мәгарәсен белмәгән, аның хакында ишетмәгән кеше юктыр бездә. Дөньякүләм әһәмияткә ия бу археологик һәйкәлне карарга күрше төбәкләрдән, хәтта ерак чит илләрдән киләләр. Туристларны, галимнәрне нәрсәсе белән шулай җәлеп итә соң бу тау куышы? Әлбәттә, илдә тиңе булмаган 200ләп сурәтләре белән. Галимнәр ачыклавынча, мәгарәнең таш стеналарына, кыяларына төшерелгән кеше, хайван сыннарына, төрле геометрик фигураларга 20 меңләп ел! Ә ике бөкреле дөя сурәте дөньяда бу хайванның безгә мәгълүм булган иң борыныгысы булып санала.

Бик борынгы ата-бабаларыбыз дистәрләрчә мең ел элек иҗат иткән бу хазинәне без күз карасы кебек сакларга, киләчәк буыннарга табигый халәтендә тапшырырга бурычлыбыз. Кызганычка каршы, кеше үзе булган җирдә еш кына проблемалар тудырырга ярата. Мәгарәгә килүчеләр әлеге борынгы сурәтләрне карап хозурланып кына калмый, еш кына үзләре дә “иҗатка” тартыла: кесәсеннән каләм, күмер, һичьюгы помада чыгарып, исемнәрен, кайдан килгәнлекләрен язып калдыра. Еллар дәвамында мәгарә кыялары шулар белән чобарланып бетә. Бу башбаштаклыкка чик куяр өчен экскурсияләрне фәкать төркемнәр белән, хезмәткәрләрнең җитди күзәтүе астында үткәрә башларга мәҗбүрләр. Ә инде язылганнарын җуяр өчен чит ил белгечләрен дә чакырып махсус фәнни экспедицияләр оештырырга  туры килә. Бу эшләрнең башында йөрүче Башкортстанның күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-җитештерү үзәге  директоры Данир Гайнуллин белдерүенчә, бу эштә иң авыры химик каләм белән төшерелгәнязуларын җую булган.

Кешеләрнең күпләп керүе мәгарә эчендәге климатны да үзгәрткән: ул җылынган. Бу исә борынгы сурәтләрнең сакланышына хәвеф белән яный. Шуңа уникаль сурәтләр төшерелгән икенче катка юлны ябып, туристларны берернче каттагы кыска маршрут буенча гына йөртәләр хәзер.

Зур фәнни, тарихи әһәмияткә ия табигать һәйкәлен саклауны көчәйтүнең иң ышанычлы юлы, аны ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исмелегенә кертү. 2012 елладра ук моңа омтылыш ясыйлар. Әмма мәгарәнең төрле язулар белән пычрануы, хәвефсезлек таләпләренең үтәлмәве һәм башка җитешсезлекләр сәбәпле, бу омтылыш тормышка ашмый кала. Әлеге киртәләрне бетерү буенча зур эшләр башкарыла. Максатка  ирешү өчен музей булдыру да төп шарт санала. Мәгарәне, андагы борынгы сурәтләрнең сакланышын тәэмин итәр өчен кирәк ул. Бу эшне дә кыска тоталар. Республика Башлыгы Радий Хәбировның шәхсән контролендә төзелеп, “Шүлгәнташ” тархихи-мәдәни музей комплексы 2022 елда ишекләрен ача. Былтыр ЮНЕСКОның махсус эксперт комиссиясе килеп, башкарылган эшләргә югары  бәя бирәләр. Һәм менә быел 12 июльдә Бөтендөнья  мирасы комитетының Парижда узган сессиясендә Шүлгәнташ мәгарәсендәге сурәтләрне ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча карар кабул ителә.

ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү Шүлгәнташка ни бирә?

*Халыкара пристижы, әһәмияте үсә;

*Дәүләт тарафыннан саклануы көчәя;

*Туризм агымы арта, керемнәр үсә;

*Халыкара хезмәттәшлеккә юл ачыла һ.б.

“Шүлгәнташ” мәгарәсендә миңа берничә тапкыр булырга туры килде. Асфальт юллар салынмаган, ашау, куну өчен шартлар тудырылмаган чакларны хәтерлим. Инде менә тарихи һәйкәлебез бөтендөнья дәрәҗәсендә танылу алгач юлым төште. Үзгәрешләр искиткеч. Иң куандырганы: район үзәге Иске Собхангол белән Шүлгәнташны тоташтырган 30 чакрым юлга асфальт түшәлү. Комплекс территориясендә кунакханәләр, кафелардан торган шәһәрчек барлыкка килгән. Алар –шәхси эшкуарларныкы. Көн кояшлы, эссе булгангамы, атна уртасы булуга карамастан, машиналар, кешеләр күп килгән иде. Кемнәрдер кунакханәләргә, кунак йортларына урнаша, кемнәрдер Агыйдел елгасы буендагы палаткалар шәһәрчеген үз иткән.

Зур бер төркемгә ияреп мәгарәгә сәяхәт кылгач, музейга юнәлдем. Монда сурәтләргә кагылышлы сорауларга төпле җавап табармын кебек иде. Өметем акланды. Музей эчендәге экспозицияләр борынгы кешелек дөньясына алып кереп китте, Шүлгәнташның серләрен ачарга ярдәм итте. Кыяга төшерелгән сурәтләрнең күчермәләре борынгы легендалар дөньясына чумдырды. Экскурсияче  кызларның мавыктыргыч хикәяләрен дәлилләп, ветериналарга  борынгы мамонтларның баш сөякләре, мөгезләре куелган. Бу экспонатлар Башкортстанда, кайберләре шушы тирәдә табылган. Аларга – 10 мең ел. Биредә Шүлгәнташны тикшерү тарихы белән дә танышырга мөмкин.

Борынгы тормышка, мәгарәдәге сурәтләргә кагылышлы сораулар калганда, монофоннар ярдәмендә мавыктыргыч видеосюжетлар карарга мөмкин. Заманча технологияләр кулланып, борынгы дөньяга чумасың монда.

–Безнең музейның мөмкинлекләре бик зур. Мәгарәгә күп кеше керә алмый, ә бездә шуларның тулы күчермәсен карарга мөмкин,–  ди музейның кече фәнни хезмәткәре Айгөл Килдиярова.  – Гомумән, безнең Бөрҗән –легендалар, риваятьләр, мифологияләргә бай. Гүя бөтен кешелек шушыннан башланган. Менә шулар белән кызыксыну кешеләрне бирегә тартып китерә. Безнең музейны инде 100 меңнән артык кеше карарга өлгерде.

Айгөл Рәмил кызы белдерүенчә, ЮНЕСКОга кергәч, мәгарәгә туристлар агымы чикләнә: көненә 1400 кешедән артмаска тиеш.

Аның каравы, музей теләгән һәркемне кабул итәргә әзер. Биредә эшләр дәвам итә. Фотозона эшләнгән, яңа археологик әйберләр табылып, музейда үз урынын алып тора. Төрле музыкаль чаралар, спорт уеннары үткәрү традициягә кергән. Чаралар узгач, туристлар агымы да арта. Киләчктә монда дөньякүләм чаралар уздырырлык заманча комплекслар төзелер, Шүлгәнташ чын мәгънәсендә тәү тормыш белән бүгенгене тоташтыручы үзәккә әверелер дип ышанасы килә.

Рәдис НОГМАНОВ.

Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә
Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә
Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә
Тәү тормыш белән бүгенге очрашкан җирдә
Автор:Радис Ногманов
Читайте нас