

Башкортстан аграр университетында 120 агрокласс укытучысы белемнәрен күтәрәчәк.
Идел буе федераль округының аграр югары уку йортларында барлыгы 1150 кеше квалификациясен күтәрәчәк, шуларның 120се Уфада белем алачак.
Укулар «Азык-төлек хәвефлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты һәм «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча федераль бюджет акчалары исәбеннән узачак.
Проектның максаты-агросәнәгать комплексында кирәкле белгечләр әзерләү. «Профильле агротехнологик фәннәрне укытуның эчтәлеге һәм методикасы» өстәмә белем бирү программасы буенча мәктәп укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары 7 ноябрьгә кадәр узачак.
Программа үз эченә өч мәҗбүри модульне — «Авыл хуҗалыгында прогрессив технологияләр», «Заманча агроҗитештерү», «Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте» һәм ике өстәмә модульне - «Агротехнология сыйныфында тирәнтен дәрәҗәдә уку предметларын гамәлгә ашыру», «Профильле агротехнология белем бирү системасында махсуслаштырылган уку курслары һәм дәрестән тыш эшчәнлек»не ала.
Практцияләр һәм практик дәресләр дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып үткәреләчәк. Башкортстан дәүләт аграр университеты базасында тыңлаучылар өчен алдынгы агропредприятиеләргә чыгып, лаборатор һәм практик дәресләр узачак.
Чыганак: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы.