

Иң ышанычлысы – кармак!
Балыкны троллинг ысулы белән тоту – хәрәкәт итә торган, моторлаштырылган йөзү чарасыннан (көймә, катер) тозак үткәреп тотуны аңлата. Троллинг безнең суларда чуртан, сыла, җәен кебек ерткыч балыкларны тоту өчен кулланыла. Җим итеп ешрак ясалма, сирәгрәк табигый җим кулланалар. Бу беръюлы күп балык эләктерү мөмкинлеге бирә. Әмма аны тыелган урыннарда, тыелган вакытта куллану рөхсәт ителми. Ә менә коптер шундый тыюлыкта троллинг ысулы белән табыш эшләргә алынган балыкчыны эләктерергә ярдәм иткән.
«Башкирия» милли паркы хезмәткәрләре коптер аша ир-егетнең Нөгеш сусаклагычында троллинг ысулы белән балык тотуын теркәгәннәр. Бу ысул белән балык тоту әлегә, 1 октябрьгә кадәр, тыелган. Коптер кирәкле объектны табып биргән һәм «Башкирия» милли паркы дәүләт инспекторлары тиз арада ул урынга килеп җиткән. Бу мизгелләр дә видеоязмага теркәлеп бара. Балыкчы Нөгешкә Стәрлетамактан килгән. Аңа хәзер законсыз балык тоткан өчен 3 мең сум административ штраф түләргә туры киләчәк.
1 июньнән Нөгеш сусаклагычында һәвәскәр балык тоту кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы теркәлгән. “Көн саен патруль чыга” — дип билгеләгәннәр “Башкирия” милли паркының телеграм-каналында. “Экологик хәвефсезлек” гомумдәүләт проекты кысаларында табигать байлыкларын киләсе буыннарга саклау бурычы куелган. Ә кемнәрдер бүгенгесен, үзенең иминлеген генә уйлый түгелме?
Фото:fishingsib.ru