

Барысы да яхшы шартларда дәваланырга тели.
Яңа ачылган ФАП Абит һәм Иткөчек авылларында яшәүчеләргә – барлыгы 400 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Шуларның 66сы – балалар. Яңа ФАПта пациентларга уңайлы булсын өчен кирәкле барлык әйберләр бар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүчеләр өчен дә: пандуслар, киңәйтелгән ишек уемнары, уңайлы кабинетлар.
Зур хезмәт стаңына ия фельдшер Миңлегөл Яманаева сөйләгәнчә, барлык пациентларны да ул шәхсән белә. Аның сүзләренә караганда, җирле халык яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуга бик шат, чөнки «барысы да яхшы шартларда дәваланырга тели».
“Озын һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында авыл кешеләренә урында медицина ярдәме күрсәтү шартлары шактый яхшырды, бу эш дәвам итә. Әйткәндәй, соңгы биш елда Башкортстанда 700гә якын медпункт яңартылган. 2025 елда алты яңа поликлиника ачу һәм 134 модульле медицина учреждениесе урнаштыру планлаштырыла.