

Бу республика агросәнәгать комплексының җитештерү күләмен һәм экспорт потенциалын арттыру шартларында аеруча актуаль.
Башкортстанда 34 элеватор һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең склад биналары берьюлы 4 миллион тоннага якын бөртекле һәм майлы культуралар сакларга мөмкинлек бирә. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, төбәктә ашлык саклау һәм эшкәртү инфраструктурасын модернизацияләүгә һәм киңәйтүгә юнәлтелгән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. АПК объектларын техник һәм технологик модернизацияләү Ил президенты В.Путин фәрманы буенча эшләүче «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының төп максатларының берсе булып тора.
— Төп проектлар арасында-Кырмыскалы районының Олы күл авылында проект куәте 122 мең тонна булган «Уңыш» уртак предприятиесенең селекция — орлыкчылык үзәген төзү, – диде Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. –Шулай ук «Союзпромптица» компаниясенең яңа элеваторын төзү һәм катнашазык заводын реконструкцияләү һәм «РЕСА» компанияләре төркеме тарафыннан Кандра авылында элеватор базасында контейнер мәйданчыгы һәм элеватор комплексы булган бүлү-логистика үзәген төзү.
Әлеге проектлар авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм логистиканың нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән. Бу республика агросәнәгать комплексының җитештерү күләмен һәм экспорт потенциалын арттыру шартларында аеруча актуаль.