

Бу әлбәттә, "Алдынгылар хәрәкәте"нең флагман проекты, аның оештыручысы булып Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тора. Проект "Русия — мөмкинлекләр иле" Президент платформасы линейкасына керә, Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Ә 2025 елдан "Зур үзгәреш" - "Яшьләр һәм балалар" милли проектының бер өлеше булып тора.
Талантлы укучы башлангыч сыйныфлардан ук республика һәм федераль олимпиадаларда катнаша. Үзенең остазы, мәктәптә "Зур үзгәрешләр" клубы җитәкчесе Наталья Царькова җитәкчелегендә ул конкурсның барлык этапларын да уңышлы уза: иҗади видеовизитка әзерли, интеллектуаль квест эшли һәм олимпиада дәрәҗәсендәге биремнәрне бик яхшы үти.
Финалда җиңү өчен "Артек"та бөтен Русиядән 700 укучы көч сынаша. Иң яхшылар арасында — Башкортстаннан биш бала, шул исәптән Лилия Гомәрова да. Сентябрьдә алар поездда "Хыяллар сәяхәте"нә китәчәк һәм Мәскәүдән Владивостокка кадәр юл узып бөтен илне күрәчәкләр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Октябрьск шәһәре хакимияте.