

Проект "Экологик иминлек" милли проекты һәм СИБУР социаль инвестицияләр прграммасы булышлыгында санлы технологияләр мәктәбе тарафыннан оештырылган.
Чараның максаты - балаларга аңлаешлы һәм гамәли формада тирә-як мохиткә карата җаваплы карау һәм ресурсларны икенчел файдалану мөмкинлеген күрсәтү.
Балалар дөрес утильләштермәгәндә гадәти батарейкаларның табигатькә җитди зыян салуын, табигать ресурсларына сакчыл карашлы булу әһәмиятен өйрәнәләр.
Укучылар СИБУР — VIVILEN компаниясенең инновацион экологик проекты белән таныша. Аларга файдаланылган пластиккка икенче гомер бирү, яңабаштан эшкәртүнең файдасын күрсәтәләр.
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайтыннан.