Милли проектлар
8 август 2025, 05:22

Быел күршеләргә чебешләрне күбрәк озаттык

. Бу хакта "Россельхознадзор" ның республика буенча идарәсе белдерде.

Быел күршеләргә чебешләрне күбрәк озаттыкБыел күршеләргә чебешләрне күбрәк озаттык
Быел күршеләргә чебешләрне күбрәк озаттык

Башкортстан ел башыннан алып чебеш һәм бәбкәләрне экспортка озатуын чирек өлешкә арттырган. Бу хакта "Россельхознадзор" ның республика буенча идарәсе белдерде.
Быел 7 ай эчендә республика кошчылык предприятиеләре Казахстан һәм Белоруссиягә 187 мең баш чебеш һәм бәбкә озаткан. Бу былтырга караганда 62 мең башка күбрәк. Сүз чебешләр, яшь тавыклар, каз һәм үрдәк бәбкәләре турында бара.
142 партиянең барысы да чит илгә озатыр алдыннанЕАЭС илләре таләпләренә тулысынча җавап биргән лаборатор сынаулар һәм тикшерүләр үткән.
Билгеле булуынча, республикада "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты тормышка ашырыла. Ул 2030 елга кадәр чимал һәм энергетик булмаган товарларның реаль үсешен 2020 елга караганда 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итүне күзаллый.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас