Милли проектлар
4 август 2025, 07:10

Яңа йортлар сафка баса

Туймазы шәһәрендә микрорайон актив төзелә.

Яңа йортлар сафка басаЯңа йортлар сафка баса
Яңа йортлар сафка баса

Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә территорияләрне комплекслы үстерү программасы буенча алып барыла.

Проектның үзенчәлеге-ишегаллары төзек булган торак районнар төзүдә. Биредә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү зоналары, уңайлы уен мәйданчыклары, иркен парковка урыннары булачак. 14 катлы беренче торак йортны 2027 елга тапшыру планлаштырыла. Луначарский урамында һәм Луначарский тыкрыгында 2030 елга кадәр барлыгы яңа өч биек йорт барлыкка киләчәк.

Дүртенче ел рәттән Башкортстан торак төзелеше буенча рекордлар куя. 2024 елда республикада 3 млн. 348 мең кв.метрны сафка бастырдылар, ул Русиядә җиденче урын һәм Идел буе федераль округында икенче урынны били. Төбәк масштаблы социаль һәм инфраструктура объектлары төзи. 2024 елда 19 социаль объект файдалануга тапшырылган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас