Милли проектлар
4 август 2025, 08:15

Актив хезмәшлек алып барыла

Башкортстаннан Кытайга 130 тоннадан артык коры сөт экспортлаганнар.

Актив хезмәшлек алып барылаАктив хезмәшлек алып барыла
Актив хезмәшлек алып барыла

Башкортстан Республикасының Мәләвез районыннан сөт-консерва комбинаты «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты максатларына туры китереп, 2025 елның җиде аенда Кытайга 130 тоннадан артык авырлыктагы 18 партия коры сөт экспортлаган.

Сөт продукциясе партиясен Кытайның төп таможня идарәсе таләпләре нигезендә тикшергәннәр һәм рәсмиләштергәннәр. Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә сыер сөтеннән алынган продукция үрнәкләре тулы күләмдә лаборатор тикшеренүләр узган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча куркыныч организмнар ачыкланмаган, продукция Кытай Халык Республикасының ветеринария хәвефсезлеге таләпләренә туры килә.

Моннан тыш, Башкортстанның агросәнәгать предприятиеләре Кытай белән актив тышкы икътисадый эшчәнлек алып бара. Аның базарларына коры сөт кенә түгел, кузаклылар, бөртеклеләр, җитен орлыклары, шулай ук көнбагыш һәм рапс мае да җибәрелә.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас