

Кырмыскалы районында республикада иң зур заманча элеватор эшли башлады. Өстенлекләр исемлегенә кертелгән инвестпроект «Уңыш» агрохолдингы тарафыннан гамәлгә ашырылган, аның бәясе — 2,6 млрд сум.
Төзелеш эшләре дәвам итсә дә, 122 мең тонна ашлык куәте булган элеватор эшли инде. Урып-җыю эшләре башланды бит.
— Мондый заманча, югары технологияле объектлар аграрийларның һава шартларына бәйлелеген сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә. Чөнки игеннәр кипкәнче көтәргә кирәкми, комбайннарга кырга керү мөмкинлеге барлыкка килү белән үк урып-җыярга була, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары — Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
«Уңыш» агрохолдингы җитәкчесе Радик Рәфыйков билгеләп үткәнчә, элек хуҗалык саклау өчен куәтләр җитмәү аркасында сизелерлек акчаларын югалта иде.
Яңа элеватор яңа рекордлы казанышларга этәргеч бирсен!
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы.