Милли проектлар
31 июль 2025, 05:42

Мәктәпләр 1 сентябрьгә әзер булачак

Дәүләт программасы кысаларында республикада быел 35 мәктәпне, ике балалар бакчасын һәм өч колледжны ремонтлаганнар.

Мәктәпләр 1 сентябрьгә әзер булачакМәктәпләр 1 сентябрьгә әзер булачак
Мәктәпләр 1 сентябрьгә әзер булачак

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Гаилә” милли проекты кысаларында Салават шәһәрендә дүрт мәктәпкә ремонт ясыйлар.

Бу биналарга 40 елдан 70 елга кадәр. Анда 3,2 мең бала укый. Мәктәпләр 1 сентябрьгә әзер булачак.

1 санлы гимназия 1954 елда төзелгән, аны ремонтларга 111 млн. сум акча бүленгән. Канализация, җылыту һәм башка коммуналь инфраструктура системасы бик нык тузган булган.

4 санлы мәктәптә дә зур төзекләндерү эшләре башкарылган: аларга ремонтка 114 млн. сум акча бүлгәннәр.

2 санлы кадет мәктәбе 66 ел элек төзелгән. Аны 105 млн. сумга ремонтлаганнар.

7 санлы музыкаль мәктәп 1967 елда төзелгән, аңа да 60 ел, аны яңарту өчен 115 млн. сум акча бүленгән.

Шәһәр хакимияте башлыгы Марат Заһидуллин бу мәктәпләрне карап чыккан һәм барсында да эшләр төгәлләнмәгән әле, әмма финишка чыканнар.

Дәүләт программасы кысаларында республикада быел 35 мәктәпне, ике балалар бакчасын һәм өч колледжны ремонтлаганнар.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас