Милли проектлар
30 июль 2025, 11:59

«СВОя спортивная семья» фестиваленә килегез!

Бай программа көтелә.

«СВОя спортивная семья» фестиваленә килегез!«СВОя спортивная семья» фестиваленә килегез!
«СВОя спортивная семья» фестиваленә килегез!

Бай программа көтелә.

Тиздән, 9 августта, 11.00 дән 15.00 гә кадәр Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында, республиканың “Рима Баталова” исемендәге иң яхшы спорт мәйданчыкларының берсендә (Уфа шәһәре, Халыклар дуслыгы пр., 47) «СВОя спортивная семья» фестивале узачак.

Программада: армрестлинг, пауэрлифтинг, ядрә белән ату, өстәл теннисы, уктан ату, «Күңелле стартлар» ярышлары. Спорт бәйгесендә СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары очрашачак.

 Фестивальнең барлык кунаклары өчен мәдәни программа эшләнгән, мәйданчыкта аниматорлар, аквагрим, Федерация үз спорт төрләрен тәкъдим итәчәк. Спорт һәм патриотизм бәйрәменә кушылырга, аралашу шатлыгын уртаклашырга һәм Ватаныбызны саклаучыларга хөрмәт күрсәтергә чакырабыз.

Бу чаралар күбрәк кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, берләштерү, ял сәгатьләрен фәһемле уздыру, “Гомер озынлыгы” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылучы чараларның мәгънәсен тирәнәйтүдә нигез булып тора.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас