Милли проектлар
27 июль 2025, 08:04

Нефтекама укучылары "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлә

Нефтекама шәһәрендә күпфункцияле үзәкнең операцияләр залында "Балаларга дәүләт хезмәтләре" дигән чара үткәрелде.

Нефтекама укучылары "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәләНефтекама укучылары "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлә
Нефтекама укучылары "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлә

"Дәүләт хезмәтләре" порталын үстерү "Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе" милли проектының төп бурычларыннан берсе булып тора.

Үзәк хезмәткәре Ильина Шакирова мәктәп укучыларына гади тел белән "Дәүләт хезмәтләре" порталында аккаунт булдыруны, моның өчен нинди мәгълүмат таләп ителүен һәм сервисның нинди мөмкинлекләр тәкъдим итүен аңлатты.

"Дәүләт хезмәтләре" порталында 18 яшькә кадәрге гражданнар өчен теркәлү күпсанлы цифрлы ресурсларга һәм сервисларга юл ача. Мәсәлән, алар электрон көндәлектәге өлгерешне мөстәкыйль күзәтә, өй эшен белә, уку йортларына керү турында мәгълүмат ала, онлайн-белем алуга языла, шулай ук "Пушкин картасы"н кулланып, мәдәни үсеш программасында катнаша ала.

Балигъ булмаганнар порталда 2022 ел башыннан теркәлү мөмкинлеге алды. 14 яшькә кадәр бала ата-анасы тикшереп торган гадиләштерелгән исәп язуы ала. 14 яшьтән 18 яшькә кадәр мөстәкыйль теркәлү мөмкинлеге барлыкка килә.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Нефтекама хакимияте.

Нефтекама укучылары "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлә
Нефтекама укучылары "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлә
Автор:
Читайте нас