

Башкортстанда 1,5 чакрым озынлыктагы Аксеново-Аксак-Бәләбәй юллары ремонтланды.
Надеждино авылының Үзәк урамындагы юл участогын "Тормыш өчен Инфраструктура"милли проекты кысаларында ремонтлыйлар.
Эшчеләр бүгенге көндә инде иске өслекне фрезерлаганнар, тигезләүче катлам һәм асфальт-бетон җәеп куйганнар, шулай ук юл кырыйларын ныгытканнар. Озакламый юлда разметка ясау планлаштырыла.
Надеждино авылында халык саны 700 кешедән артып китә. Бу борынгы авылда Аксаковларның йорт-музее урнашкан, ул мәдәни һәйкәл дә булып тора.
“Бу юлны капиталь ремонтлау җирле халык һәм туристлар өчен хәвефсезлек тудырачак һәм уңайлы итәчәк", — ди бу уңайдан БР транспорт министры башлыгы Любовь Минакова.
Фото: БР транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.