

Башкалада Агыйдел аръягы өчен канализация системасы 96 процентка төгәлләнгән.
«Затон-Восточный» канализация-насос станциясе киләчәктә яңа кварталлар өчен генә түгел, ә алда көтелгән булачак төзелешләр өчен дә коммуналь инфраструктура булачак.
"Хәзерге вакытта тоташтыручы торбаүткәргечне, бикләү арматурасын демонтажлау һ.б. эшләр төгәлләнә,- дип хәбәр итә БР Төзелеш министрлыгы башлыгы Артем Ковшов.-Гомум алганда, эшләр графикка туры китереп башкарыла”.
Объект Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты һәм "Стимул" программасы кысаларында федераль, республика һәм муниципаль акчалар җәлеп итеп төзелә.
Фото: Артем Ковшовның социаль челтәреннән алынды.