

Бәләбәй — Николаевка — Туймазы — Бакалы юлының ремонтлана торган участогында иске асфальтны алып, яңасын салырга керештеләр. Эшләр өчен «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында акча бүленгән. Моннан тыш, бу трассада яз көне чокырлы урыннарны ремонтлаганнар. 4,5 км озынлыктагы участок (15+510 — 20+000 км) Бәләбәй районының Анновка һәм Туймазы районының Калшалы авыллары арасы. Ремонт монда ел ахырына тулысынча төгәлләнәчәк. Подрядчы шулай ук юл кырыйларын ныгытачак һәм билгеләр ясаячак. Контрактны «Орион плюс» оешмасы откан, бәясе 135,11 млн сум тәшкил иткән.
"Бу участок Башкортстанның терәк юл челтәренә керә һәм берничә районны тоташтыра. Бу юлдан тәүлегенә 3 меңгә якын автомобиль уза. Бу юнәлештә Кандракүл урнашкан, анда республика халкы һәм кунаклары ял итәргә килә. Яхшы юлда сәфәрләр хәвефсез һәм уңайлырак булачак", - диде Башкортстанның транспорт министры Любовь Минакова.
2024 елда бу юлның Бәләбәй районында Туймазы районы чигенә кадәр 7 чакрымлы участок ремонтланган.