

Гафури районыннан авыл хуҗалыгы предприятиесе Казахстанга 1400 тонна йомшак азык-төлек бодае экспортлаган. Бу хакта Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашлыкның йомшак сортлары үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә барлык кирәкле экспертизаларны узды. "Энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар һәм икмәк запаслары корткычлары ачыкланмаган. Башкортстанның Гафури районыннан азык-төлек бодае ЕАЭС һәм импортер илнең фитосанитар куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры килә", - дип ассызыкладылар күзәтчелек ведомствосында.
Башкортстан онына чит илләрдә ихтыяҗ булуы мәгълүм.
Май ахырында Россельхознадзор хезмәткәрләре Дәүләкән районыннан һәм Сибайдан Азербайджәрбәйҗанга, Әрмәнстанга, Казахстанга, Төрекмәнстанга һәм Үзбәкстанга озатылган 419 тонна бодай һәм арыш онын контрольдә тоттылар. Июль уртасында Башкортстан беренче тапкыр Монголиягә он экспортлады. Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Халыкара кооперация һәм экспорт»милли проектының «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкәрлекпрограммасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.