Милли проектлар
21 июль 2025, 13:01

Үсеш өчен юл куәтле корал

«М-12 трассасы буенча йөрергә уйламасагыз да, сез барыбер нәтиҗә сизәчәксез»: Дүртөйле — Ачит участогын ачу республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен мөһим вакыйгага әверелде.

Үсеш өчен юл куәтле коралҮсеш өчен юл куәтле корал
Үсеш өчен юл куәтле корал

«М-12 трассасы буенча йөрергә уйламасагыз да, сез барыбер нәтиҗә сизәчәксез»: Дүртөйле — Ачит участогын ачу республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен мөһим вакыйгага әверелде.

 

 Шушы көннәрдә Владимир Путин һәм Радий Хәбиров яңа тизйөрешле трасса буенча хәрәкәтне башлап җибәрделәр, ул, сәясәтчеләр һәм экспертлар фикеренчә, төбәк халкы өчен яңа мөмкинлекләр ача. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, сыйфатлы юл һәрвакыт үзе белән инвестицияләр, бизнес үсеше һәм яңа эш урыннары алып килә. Федерация Советы әгъзасы Олег Голов ассызыклаганча, М-12 — логистика һәм тулаем ил икътисадын үстерү өчен куәтле корал. Наталья Орлова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, трасса төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген арттырды һәм биш торак пунктны транзит агымыннан коткарды, дип өстәдЕ.

Тарих фәннәре кандидаты, БАГСУның Политология, Социология һәм философия кафедрасы доценты Сергей Лаврентьев фикеренчә, мондый объектны Президент ачуы-Башкортстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Радий Хәбировка зур ышаныч билгесе. Радий Хәбиров ассызыклаганча, мондый магистральләр төзү — Башкортстанда яшәүче һәр кешенең тормышына йогынты ясый торган стратегик адым. Бу юл гына түгел-бу төбәк өчен яңа перспектива. В. Путинның  “Юлларда хәвефсез хәрәкәт” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән бу эшләр юл авырлыгын яртылаш киметә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас