Милли проектлар
17 июль 2025, 07:05

Дәүләкән оны Монголиягә китте

Башкортстан беренче тапкыр Монголиягә он озатты.

Дәүләкән оны Монголиягә киттеДәүләкән оны Монголиягә китте
Дәүләкән оны Монголиягә китте

 

67,5 тонна он Монголиягә Дәүләкән районыннан киткән. “Энтомологик һәм гербологик экспертизалар онда куркыныч карантин һәм зарар салучылар тапмады, - дип хәбәр итәләр Россельхознадзорга караган сынау лабораториясендә. – Башкортстан оны Монголия куйган бөтен халыкара таләпләргә дә туры килә”.

Башкортстан оны чит илләрдә зур популярлык казана. Быел май азагында Дәүләкән һәм Сибайдан 419 тонна он Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанга озатылган иде.

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында  “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт, уңышлы эшкуарлык” программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 процентка арттыру.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас