Милли проектлар
15 июль 2025, 08:55

“Сәләтле балалар өчен заманча үзәк булачак”

Уфада математика лицей-интернаты төзелә башлады.

“Сәләтле балалар өчен заманча үзәк булачак”“Сәләтле балалар өчен заманча үзәк булачак”
“Сәләтле балалар өчен заманча үзәк булачак”

   Бу масштаблы белем бирү проекты. Ул Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Мәктәп Менделеев урамында, «Уфа Экспо» күргәзмә комплексыннан ерак түгел урнашачак.

    Әлеге мөһим проект мәгарифне үстерүдә һәм төбәкнең талантлы яшьләренә ярдәм итүдә сизелерлек адым булыр дип планлаштырыла. Лицей 360 укучыга һәм 250 йокы урынына исәпләнгән, заманча уку корпуслары, торак блоклары, спорт зонасы, ашханә, китапханә һәм барлык кирәкле уңайлыклары бар.

    Шартлар нигезендә, контрактның башлангыч бәясе 2,8 млрд сум тәшкил иткән. Мәктәп төзелешенә 465 миллион сумны республика, ә калганын федераль үзәк бүлеп бирәчәк. Математика лицее 2027 елның 6 декабренә кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас