

Башкортстан күркәләрен Азербайҗанда да яраталар икән.
Мәләүез предприятиесе 18,5 тонна авырлыктагы туңдырылган күркә итеннән ярымфабрикатларның 12нче партиясен нәкъ шул якка озаткан, дип хәбәр итә Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе.
«Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында гамәлгә ашырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектына ярашлы,2025 елның беренче яртыеллыгында элеккеге СССРның бу Кавказ арты Республикасына Башкортстан предприятиесе тарафыннан 215,6 тонна туңдырылган күркә озатылган.Барлык партияләрдә Россельхознадзорның территориаль идарәсендә тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән.
Фото: Радия Хәбирова телеграм-каналы, архив фотосы