

«Озайлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Аскын дәваханәсенә яңа LADA LARGUS автомобиле кайтты.
Утыргычларны трансформацияләү аркасында автомобильне техник транспорт чарасы сыйфатында яки анализлар ташу өчен генә түгел, ә пациентларны дәвалау урынына китерү өчен дә кулланырга мөмкин, шул рәвешле җиңел автомобильнең функциональ мөмкинлекләре киңәя.
Шулай ук автомобиль кабул итү җайланмасы, носилкалар, педиатрия каешлары җыелмасы һәм нурланыш-рециркулятор белән җиһазландырылган. «Әлеге автомобильучасток табибларына урыннарга бару, аз хәрәкәтләнгән пациентларга өйдә хезмәт күрсәтү, лабораториягә биологик материаллар һәм дару препаратлары китерү өчен бик кирәк», — ди Аскын үзәк район хастаханәсе баш табибы Вадим Галәветдинов.
Фото: БР сәламәтлек саклау министрлыгы