Милли проектлар
11 июль 2025, 03:38

Яшь парларга “сәламәтлек” сертификаты бирелә

Аның буенча бушлай тикшеренү узарга мөмкин.

https://vk.com/minzdrav_02https://vk.com/minzdrav_02
https://vk.com/minzdrav_02

Башкортстан ЗАГСларына яшь парлар өчен 40 мең “сәламәтлек” сертификатлары биргәннәр, алар ярдәмендә репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен бушлай тикшеренү узарга мөмкин, диләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Мондый сертификатны яңа гаиләгә никахларын теркәү көнендә тапшыралар. Ул профилактик тикшерүне, ике этапта диспансеризация үтүне, RW, ВИЧ, В һәм С гепатитларына тикшерүне, акушер-гинеколог табиб консультацияләрен үз эченә ала. Шулай ук авыруларны ачыклаганда сәламәтләндерү чаралары, прегравидар әзерлек үтү, милли календарь буенча вакцинация дә карала.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, гаиләнең  миссиясе – балалар тудыру һәм тәрбияләү. Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырылучы “Гаилә” һәм “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проектлары да шуны максат итеп куя.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас