

Русия президенты Владимир Путин Башкортстанда яңа судьялар тәгаенләү турындагы указга кул куйды. Документ хокук мәгълүматының рәсми порталында дөнья күрде.
Документка ярашлы, 6 еллык вәкаләт белән Ишембай шәһәр суды рәисе урынбасары итеп — Әлгис Мөфтиев, Күгәрчен районара суды рәисе итеп Гафур Абрахимов билгеләнде.
Баймак район суды судьясы итеп — Резеда Хасаева, Балтач районара суды судьясы итеп —Радмир Фәткуллин, Караидел районара суды судьясы итеп Илфир Хәбибуллин, Уфа шәһәренең Октябрь район суды судьясы итеп Галина Щербакова тәгаенләнде.
"Башинформ" буенча.