

Вузара кампус резиденты булган М.Акмулла исемендәге БДПУ Донецк һәм Луганск халык республикаларында белем сыйфатын күтәрү буенча методик эшләрен дәвам итә. Акмулла исемендәге университетының санлы продуктын — мәгълүмат-аналитика системасын — файдаланып, кадрлар куәтен үстерү, педаогларның һөнәри осталыкларын күтәрү буенча үзара эшчәнлекнең төп аспекты булып тора.
БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов белдерүенчә, Акмулла исемендәге университет платформасы автомат режимда укытучыларның һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсен ачыкларга һәм һөнәр кытлыкларын бетерү өчен шәхси белем маршрутларын эшләү мөмкинлеген бирә. Соңгы елларда Донецк һәм Луганск халык республикаларының белем киңлекләренә платформалар кертү буенча актив эш барган. Ул төбәкләрдә файдаланучылар саны 3 мең кешедән артып киткән.
Луганск халык республикасында Луганск дәүләт педагогия университеты базасы һөнәр осталыгын өзлексез үстерү үзәге булган. 2025 елның апрелендә ЛДПУ командасы Акмулла исемендәге университет хезмәткәрләре ярдәмендә 6 модуль буенча бөтен структур подразделениеләреннән 200-дән артык укытучының универсаль һәм гомум һөнәри компетенцияләренә диагностика үткәргән. Луганск педуниверситетының Белемне үстерү үзәге социаль-гуманитар, коммуникатив-санлы, сәламәтлек саклаучы, психолог-педагогик, тәрбия, уку-тикшеренү модульләре буенча бәя биргән.
Донецк Халык республикасында Акмулла исемендәге университетның мәгълүмат-аналитика системасы укытучының һөнәр компетентлыгы дәрәҗәсен бәяләү буенча төп чыгыш ясаучы.
Белешмә. Исегезгә төшерәбез: Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәрләре төзелә. 2030 елга илдә 25 кампустан торган челтәр пәйда булачак. Бу юнәлештә эшне РФ Хөкүмәте һәм РФ Мәгариф министрлыгы алып бара. Әлеге вакытта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты булышлыгында шундый 24 студентлар шәһәрчеге төзелә. Беренчесе Мәскәүдә төзелгән дә инде. 2036 елга кадәр кампуслар саны 40 ка кадәр җитәчәк.
4,3 мең кешегә исәпләнгән Уфа вузара кампус проекты — ул белем-фән комплексы, лабораторияләр, эшлекле зоналар, кибетләр, җыйнак скверлар һәм шәһәр мохитенең башка объектларына бетылган студентлар киңлеге.
БР Хөкүмәте сайтыннан.