Милли проектлар
10 июль 2025, 10:26

Быел 24 парк яңартылачак

Соңгы биш ел эчендә республикада 806 җәмәгатьчелек киңлекләре төзекләндерелгән. 

Быел 24 парк яңартылачакБыел 24 парк яңартылачак
Быел 24 парк яңартылачак

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты программасы булышлыгында быел республикада 24 парк төзекләндереләчәк.

            2019—2024 елларда республикада 806 җәмәгатьчелек киңлекләре төзекләндерелгән.  Шул исәптә — 213 парк. Быел исә 24 паркны төзекләндерү планлаштырылган.

2019—2024 елларда бәләкәй шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча бөтенрусия иң яхшы проектлар конкурсы буенча 27 җәмәгать территориясе, шул исәптә 5 парк, тәртипкә китерелгән. Быел конкурста җиңгән 7 проект , шул исәптә Баймак һәм Учалы шәһәрләрендә ике парк, тормышка ашырыла.

            «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» милли проектының «Яшәү өчен инфраструктура» федераль проекты чикләрендә В. И. Ленин исемендәге паркны төзекләндерү эшләре бара. Былтыр әлеге проект бөтенрусия тавыш бирүдә җиңгән – аны яңартуны 44,5 мең уфалы хуплаган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас