

Быел Башкортстанда тагын биш заманча сөт фермасы эшли башлаячак. Бу республикада товар сөтен җитештерү күләмен елына 15 мең тоннадан күбрәккә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диләр төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Бүген төзелүче иң эре фермаларның берсе – Стәрлетамак районының Көньяк авылы янындагы “Калинина” яңа сөт-товар комплексы. Ул 3,5 мең савым сыерына исәпләнгән.
Хөкүмәт вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов әйтүенчә, бу Русиядә иң зур сөтчелек комплексларының берсе булачак. Аны төзегәндә заманча инженерлык алымнары кулланылган, мәсәлән, кросс-вентиляция системасы һәм бинадагы микроклиматны ел әйләнәсе мониторинглау каралган.
Әйткәндәй, агросәнәгать комплексы объектларын техник һәм технологик модернизацияләү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектының төп максатларының берсе булып тора.