Милли проектлар
7 июль 2025, 07:06

Юллар төзелә һәм төзекләндерелә

Республикада юлларны төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бүленә.

Юллар төзелә һәм төзекләндереләЮллар төзелә һәм төзекләндерелә
Юллар төзелә һәм төзекләндерелә

Республикада юлларны төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бүленә.

   Башкортстанда Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты буенча киңкырлы эш алып барыла. Мәсәлән, Бакалырайонындатагыналты чакрым юлремонтланган. Бу хакта БР Юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

   Шундыйучастокларныңберсе Бакалы – Тактагул – Иске Корыч юлының яңа Маты һәм Тактагол торак пунктлары арасында, икенчесе –  Бакалы – Казанчы – Дияш – Нагайбәк юлында Иске Күстәй һәм Баюк авыллары арасында уза.

   Ике участокта да юлчылар профильләрен тәртипкә китергәннәр һәм вак таш-ком катнашмасыннан өр-яңа катлам ясаганнар.

Фото: Башкирия транспорт министрлыгы матбугат хезмәте                                    

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас