Милли проектлар
7 июль 2025, 07:09

Яр буйлары көлеп торсын

    Башкортстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 63 яр буе төзекләндерелде.

Яр буйлары көлеп торсынЯр буйлары көлеп торсын
Яр буйлары көлеп торсын

Башкортстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 63 яр буе төзекләндерелде.

   Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 63 яр буе, шул исәптән 4 пляж зонасы төзекләндерелде. 2025 елдан төзекләндерү «Тормыш өчен Инфраструктура» милли проекты буенча дәвам итә.

   Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы кысаларында республикада 2 территория пляж зонасы төзекләндерелеп,  тәртипкә китерелде. Иң яхшы үрнәкләренең берсе – Агыйдел шәһәрендә «Борынгылардан бүгенге көнгә – Иске Апаеш елгасын торгызу» проекты. Монда Апаеш елгасының яр буйларын тәртипкә китерделәр. Төзекләндерүләрдән соң территориядә җәяү йөрү зоналары, тамашачылар өчен урыннар, сәхнә, мангал зоналары, туклану пунктлары һ.б. барлыкка килде.

    2025 елда Агыйдел яр буен төзекләндерү буенча бу проект Россиядә төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр федераль реестрына кертелде.

   Фото: БР торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас