Милли проектлар
4 июль 2025, 09:32

Балалар борынгы тормыш белән танышкан

Әлшәй районының тарихи-туган якны өйрәнү музее яшь тикшеренүчеләр өчен ишекләрен ачкан.

Балалар борынгы тормыш белән танышканБалалар борынгы тормыш белән танышкан
Балалар борынгы тормыш белән танышкан

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында Әлшәй районындагы Пионерлар йорты каршындагы “Балачак планетасы” җәйге лагерендә ял итүчеләр туган якларының тарихын өйрәнү мөмкинлегенә ия булган.

Экскурсия балаларга нык ошаган: алар үткәннәргә әйләнеп кайтканнар. Бөек ватан сугышы экспозициясе аеруча аларны тәэсирләгән. Русия Герой Алмаз Сафинның батырлыгы турында сөйләгән фотокүргәзмә дә зур кызыксыну уяткан.

Балалар борынгы көнкүреш әйберләрен, саргайган фотографияләрне  кызыксынып караганнар. Иске тәңкәләр тотып караганнар, борынгы азманда картәтиләренең, картәниләренең ничек яшәгәнен күз алдына китергәннәр.

Чыганак: МБУ Социально- культурный центр с. Раевский

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас