Милли проектлар
3 июль 2025, 04:52

Агыйдел елгасы аша тагын бер яңа күпер салына

Күпернең гомум озынлыгы 316 метр.

Агыйдел елгасы аша тагын бер яңа күпер салынаАгыйдел елгасы аша тагын бер яңа күпер салына
Агыйдел елгасы аша тагын бер яңа күпер салына

Республиканың Архангель районында Агыйдел елгасы аша салынган күпернең уң як өлеше машиналар хәрәкәте өчен ачылган. Моңа кадәр эшләр күпернең сул ягында башкарылган. Күпернең гомум озынлыгы 316 метр тәшкил итә.
БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакаева билгеләвенчә, Агыйдел аша салынган бу күпер зур әһәмияткә ия - ул Архангель һәм Кырмыскалаы районнарының күп авылларын тоташтыра. Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлы төбәкнең билгеле табигать объектларына алып бара. Алар: Көньяк Урал тыюлыгы да, Атыш шарлавыгы да, "Абзак" тау чаңгысы үзәге дә.
Әлеге күпер "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты чикләрендә ремонтланучы Башкортстандагы зур объектларның берсеннән санала. Күпер 2026 ахырына тулысынча әзер булачак.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас