

Башкортстанда Борайдан Тәтешлегә кадәр 25 чакрым юл ремонтланачак.
Ремонт өч районның дүрт участогында – Борай, Балтач һәм Тәтешле районнарында – планлаштырылган. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында Борай - Иске Балтач - Куеда (Пермь крае) муниципальара трассасының 4 участогында юл өслеген тулысынча алыштыру күзаллана.
Аларның гомум озынлыгы – 25 километр. Ремонтка 388 миллион сум бүленгән.
“Бу юлдан көн саен 3 меңнән артык автомобиль уза. Ул Башкортстан белән Пермь крае арасында транспорт элемтәсен тәэмин итә. Шуңа аны тәртипкә китерү мөһим. Яңартылган юллар трассада уңайлы һәм хәвефсез йөрүне тәэмин итәчәк”, – ди республиканың транспорт министры Любовь Минакова.