Милли проектлар
30 июнь 2025, 13:22

Яңа хатын-кызлар консультациясе ачылачак

Башкортстанда 2026 елда "Гаилә" милли проекты буенча яңа модульле хатын-кызлар консультацияләре ачылачак.  

Яңа хатын-кызлар консультациясе ачылачакЯңа хатын-кызлар консультациясе ачылачак
Яңа хатын-кызлар консультациясе ачылачак

 30 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә “Гаилә” милли проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Башкортстанда “Ана һәм балачакны саклау” төбәк программасы кысаларында хатын-кызларның сәламәтлеген ныгыту буенча масштаблы эш башлануы турында сөйләде.

2025 елда перинаталь үзәкләрне заманча җиһазландыруга 350 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде, – диде Айрат Рәхмәтуллин. Авыл җирендә хатын – кызлар консультацияләре оештыруга 2025 елда 714 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән, шул исәптән 700 млн сум-федераль бюджеттан. Проект кысаларында Республика клиник перинаталь үзәге, шулай ук Куватов исемендәге РКБ һәм Уфа шәһәр клиник перинаталь үзәгенең акушерлык стационарлары яңа җиһазландырылачак.

- 2026 елда Малаяз, Караидел, Балтач һәм Акъяр үзәк район хастаханәләре базасында дүрт модульле хатын-кызлар консультациясе ачарга планлаштырабыз.

Планлаштыру карарларын һәм яңа объектларның бердәм дизайнын эшләдек һәм килештердек инде, - дип билгеләде Айрат Рәхмәтуллин. Республика башлыгы Башкортстанда туучылар санын арттыруның мөһимлеген ассызыклады һәм төбәк сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың идарә командасының демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән гамәлләрен уйларга кушты.

Фото: promishkino.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас