

30 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»программасы буенча төзекләндерү объектлары өчен Бөтенрусия тавыш бирүенә йомгак ясалды. Аны «яЯшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында гамәлгә ашыралар. Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, тавыш бирү 2025 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр барган. Анда 770 мең кеше катнашкан. Ил буенча төзекләндерү объектлары өчен барлыгы 16,5 млн русияле тавыш биргән. 2025 елда республикада яшәүчеләрнең иң күп тавышын җыйган объектлар арасында – Уфада СССРның 50 еллыгы урамындагы сквер һәм башкаланың Шакша микрорайонындагы Хәтер скверы, рус драма театрыннан алып Стәрлетамактагы «Салават» кинокомплексына кадәрге территория, Салаватта Космонавтлар бульвары буйлап скейт-мәйданчыклар, Уфа районының Михайловка авылында Ленин урамындагы сквер, Мәләвездә Ленин урамы буенча җәяүлеләр өчен яңа зона. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлыгы 144 җәмәгать киңлеге җиңүче дип танылды. Аларны төзекләндерү эшләре 2026 елга планлаштырылган, бу максатларга федераль бюджеттан 1 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча Башкортстанда 8,2 млрд сумлык 806 иҗтимагый территория төзекләндерелде, шуларның 7,6 млрд сумы – федераль бюджет акчалары. 2025 елда төбәктә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында 164 объект – 94 яңартылачак һәм тагын 70 – республика, җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш акчалар хисабына финанслана торган башка программалар буенча.
- Республика халкы, чыннан да, төзекләндерү мәсьәләләренә бик нык тартыла. Бу эшләрнең барышын контрольдә тотуда да чагыла, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. – "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы ярдәмендә без торак пунктларыбызның күпсанлы проблемаларын хәл итәбез. Моның белән актив шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез.
Фото: glavarb.ru/