Милли проектлар
30 июнь 2025, 04:12

"Операция өстәле пациентның хәвефсезлеген тәэмин итә"

Аскар үзәк район хастаханәсенә ике универсаль заманча операция өстәле кайткан.  

"Операция өстәле пациентның хәвефсезлеген тәэмин итә""Операция өстәле пациентның хәвефсезлеген тәэмин итә"
"Операция өстәле пациентның хәвефсезлеген тәэмин итә"

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында Аскар үзәк район хастаханәсенә ике универсаль заманча операция өстәле кайткан.  

Аскар район хастаханәсенең урология бүлеге җитәкчесе Азамат Сәйфуллин әйтүенчә, мондый заманча җиһазлар медицина хезмәте күрсәтүдә зур роль уйный. “Яңа операция платформалары катлаулы операцияләрне уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирә, - ди ул. – Шулай ук табибларның һәм шәфкать туташларының эш шартларын җиңеләйтә, пациентның хәвефсезлеген тәэмин итә”.

Милли проектның төп максаты – 2030 елга кадәр Русиядә уртача гомер озынлыгын – 78, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр җиткерү. Башкортстан милли проектны гамәлгә ашыру буенча беренче урынны алган. 2024 елда республикада 135 модульле ФАП һәм амбулатория урнаштырылган, 206 автотранспорт, 8 мең медицина җиһазы сатып алынган. Тугыз медицина объекты ремонтланган, Кушнарен авылында яңа поликлиника төзелгән. Республика медицина оешмаларында 55,38 мең хезмәткәр эшли.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас