Милли проектлар
30 июнь 2025, 04:01

Күркә итләре Африкага йөзеп китә

54 тонна күркә итеннән ясалган ярымфабрикатлар Мәләвездән Бенин белән Гвинея илләренә экспортланды.

Күркә итләре Африкага йөзеп китәКүркә итләре Африкага йөзеп китә
Күркә итләре Африкага йөзеп китә

Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе 54 тонна күркә итеннән ясалган ярымфабрикатларны Мәләвездән Бенин белән Гвинея илләренә экспортлауны үз контроленә алган. Ике партия товар Русия чигендә дәүләт контроле, лаборатория тикшерүләре узган.

Мәләвездәге күркә җитештерү оешмасы ярымфабрикатлар әзерләү буенча эксперт сертификаты алган һәм “Цербер” хезмәтенә реестрга кертелгән. Туңдырылган ярымфабрикатлар автомобиль транспорты белән Санкт-Петербург шәһәренә илтеләчәк һәм аннан диңгез юлы белән Африкага йөзеп китәчәк. Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында башкарыла. Аның максаты – 2030 елга кадәр экспортны 70 процентка кадәр арттырырга.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас