Милли проектлар
30 июнь 2025, 12:44

Бер кешегә - дүрт эш урыны

Бүген республика вакансияләр банкында 40,7 мең эш урыны бар.

Бер кешегә - дүрт эш урыныБер кешегә - дүрт эш урыны
Бер кешегә - дүрт эш урыны

Башкортстанда агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында эшсезлек күрсәткече 1,6 процентка кимегән. Бу турыда Росстат хәбәр итә.

Уңай динамика күзәтелсә дә, бүген республика вакансияләр банкында 40,7 мең эш урыны бар. Һәр эш эзләүчегә дүрт эш урыны туры килә.

Русия икътисадын кирәкле белгечләр белән тулыландырыр өчен 2025 елдан “Кадрлар” милли проекты гамәлгә ашырыла башлады. Ул РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителде.

Ел саен кадрлар проблемасын хәл итәр өчен ил башлыгы күрсәтмәсе белән бөтенрусия хезмәт ярминкәсе үткәрелә.2025 елдан алып ул “Кадрлар” милли проектының бер өлеше булып тора.

Быел республиканың мәшгульлек үзәкләре 19 187 үсмер өчен эш табарга ниятли.  

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас