

Агыйдел шәһәрендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру барышында «Агыйдел — кыздыра 2025» балык фастфудының икенче гастрономия фестивале оештырылды.
Узган ел нәтиҗәләре буенча бу чара «Русия сәүдәсе — 2025» дәрәҗәле конкурсында җиңде. Быел фестивальнең масштабы кимемәде. Кулинария аренасына дүрт команда чыкты, алар яңа пешкән балыктан ризык әзерләү осталыгында ярыштылар. Конкурс кагыйдәләре нигезендә алар пляжда өч ризык әзерләгәннәр: закуска, кайнар һәм эчемлек. Катнашучылар үзләренең кулинар осталыкларын гына түгел, җирле продуктлар һәм оригиналь рецептлар кулланып, креативлыкларын да күрсәттеләр.